«Минем чорым – минем җырым» әдәби сәгате (12+)

Язучы Разил Вәлиевның юбилее уңаеннан, 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен әдәби сәгать уздырды.
Разил Вәлиев зур әдәбиятка юлын безнең шәһәребездә башлый. Китапханәче укучыларны аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Балалар авторның җырчы Илһам Шакиров белән уртак эшчәнлеге турында мәгълүмат алды. «Кояшлы җыр» китабы буенча Р.Вәлиевның шигырьләренә язылган балалар җырларын искә төшерделәр. Аның язучы, шагыйрь һәм драматург буларак иҗаты иҗтимагый эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Аның «Җанга уелган уйлар: күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр» китабы битләрендә басылып чыккан интервьюлар республикабызның танылган кешеләре турында кызыклы фактларны ачып салды. 

Поделиться: