«Михаил Лермонтов: тынгысыз тормыш битләре» (12+)

15 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханә «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» X Халыкара акциясендә катнашты. Акция Пенза балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе тарафыннан үсеп килүче буында М.Ю.Лермонтовның әдәби һәм сәнгати мирасына карата кызыксыну уяту максатында оештырылды. 

Страницы метяжной жизни
10ф. КВ
10ф.«Михаил Лермонтов страницы мятежной жизни»
10ф. Читаем стихи М.Ю. Лермонтова

Укучылар өчен «Михаил Лермонтов: тынгысыз тормыш битләре» дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче Лермонтовның серле һәм мистик, зур һәм героик шәхесе; аның иҗатының үзенчәлеге һәм даһилыгы турында сөйләде. Яшь китап сөючеләрнең игътибарын бөек рус шагыйренең якты һәм күпкырлы язмышына җәлеп итәргә, аның иҗатын, тормыш юлы һәм фаҗигале язмышын тирәннәнрәк белү теләге тудырырга тырыштылар. Чыгыш М. Лермонтов шигыренә «Выхожу один я на дорогу» романсы видеоклибын күрсәтү һәм эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды.

Шуннан соң яшь шигърият сөючеләр үзләре дә Лермонтовның шигырьләрен яттан сөйләде яки тәкъдим ителгән китаплардан укыды. 

Акциягә кечкенә генә китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда шагыйрьнең китаплары белән бергә авторның үзе турындагы китаплар да урнаштырылды. Чарага нәтиҗә ясап, китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучыларына акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.  

#деньлермонтовскойпоэзии2022

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: