«Китапханәдә һөнәри юнәлеш: эшнең яңа формаларын эзләү»: Төбәкара онлайн-семинар (18+)

23 сентябрь көнне «ҮКС» МБУ хезмәткәрләре Республика яшүсмерләр китапханәсе оештырган «Китапханәдә һөнәри юнәлеш: эшнең яңа формаларын эзләү» Төбәкара онлайн-семинарында катнашты. 

Семинар
600
Благодарность
Screenshot

Онлайн-семинарның спикерлары түбәндәге китапханәләрнең әйдәп баручы белгечләре булды: Россия дәүләт балалар китапханәсе, Вологда өлкә җәмәгать фән китапханәсе, Ульяновск өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе, Свердловск өлкәсенең балалар һәм яшьләр өчен китапханәсе, Түбән Тагил шәһәренең Үзәк китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе (Казан), Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе, Бөгелмә муниципаль районының төбәкара үзәк китапханәсе һәм Зәй муниципаль районы «ҮКС» МБМУнең Үзәк китапханәсе. 

Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУсенең методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Миронова Дарья Николаевна Чаллы шәһәренең муниципаль китапханәләрендә һөнәри юнәлеш буенча эш турында сөйләде. 

Семинар китапханәләрдә һөнәри юнәлеш буенча эштә хезмәттәшләренең уникаль гамәли тәҗрибәсе белән якыннанрак танышырга һәм әлеге юнәлештә эшнең уңышлы тәҗрибә үрнәкләрен тупларга мөмкинлек бирде. 

Катнашучылар семинарның югары дәрәҗәдә оештырылуын, алынган мәгълүматларның актуальлеген һәм кыйммәтен билгеләп үтте. 

Әлеге семинар турында тулырак https://ryltat.ru/межрегиональный-онлайн-семинар-про/ сылтамасы буенча укый аласыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: