Халыкара Җир көне – чиста су, җир һәм һава бәйрәме (0+)

14 нче санлы китапханәдә нәни укучылар өчен «Бу планетада миңа һәм сиңа яшәргә» дигән әдәби-экологик бәйрәм чарасы узды.

14
14ф. День Земли
14ф. День Земли1
14ф. День Земли4
14ф. День Земли2

Чара «Җир – безнең йортыбыз!» презентациясен караудан башланды. Язның беренче хәбәрчеләре – беренче чәчәкләр белән таныштылар. Балалар планетабызның, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының никадәр матур булуын, шул ук вакытта планетаның ничек пычрануын, җан ияләренең һәлак булуы һәм кешеләрнең Җирдәге матурлыкны саклауда ничек ярдәм итә алуларын күрде. Балалар бәйрәмнең кунагы Урман хуҗасы тәкъдим иткән хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмакларны чиште, «Ярый – ярамый», «Әгәр мин урманга барсам», «Чыбык-чабык җый» һ.б. уеннарда катнашты. Менә шулай уен формасында алар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты, туган якның файдалы үсемлекләре турында белде. 

Лев Толстойның «Старик и яблоня» гыйбрәтле хикәясе белән танышканнан соң, балалар фикер алышуда актив катнашты. Алга таба, үзләрен чын артистлардай хис итеп, әсәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чара балаларга әйләнә-тирә дөнья һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт турында яңа белемнәр ачарга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: