«Белемле булу мөһим» Халыкара белемлелек көне (12+)

2 сентябрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен Халыкара белемлелек көненә багышланган чара уздырды.  
Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты һәм аның 1966 елда дөньяда белемсезлек проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен белемсезлекне бетерү буенча мәгариф министрлары бөтендөнья конференциясе тәкъдиме буенча ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителүе турында белде. 

кпкцп
IMG-20240902-WA0004
IMG-20240902-WA0008
IMG-20240902-WA0018
Яшүсмерләр хәзерге заманда белемлелекнең никадәр мөһим булуы турында фикерләште, «Белемле булу мөһим» викторинасы сорауларына җавап бирде. Балалар бик теләп үз белемнәрен тикшереп карады, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, табышмакларны һәм фразеологизмнарны белде, сүзләрнең синонимнарын һәм антонимнарын тапты, тексттагы хаталарны төзәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: