«Балаларга сугыш турында укыйбыз» халыкара акциясе (6+)
8
Май 2024
Чәршәмбе
7 май көнне 14 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» халыкара акциясенә кушылды. Вакыт уза, героик һәм фаҗгале вакыйгаларның шаһитлары бу дөньядан китә бара, әмма Бөек Ватан сугышы турында хәтер сакланырга һәм буыннан-буынга күчәргә тиеш. Җиңү көненнән соң күпме еллар узса да, китаплар һәм тарихи документлар совет кешеләренең батырлыкларын онытырга бирми. Сугыш турында китаплар уку үткән белән киләчәкне бәйләп торучы тере җепкә өзелмәскә ярдәм итә. Кече һәм мәктәп яшендәге балалар өчен В. Железниковның «В старом танке» хикәясе укылды. Бу сугыш, әсиргә эләккән, әмма гомеренең соңгы мизгеленә кадәр көрәшкән билгесез яшь танкчының батырлыгы турында. Катнашучылар белән бергә китапханәче укылган әсәр буенча фикер алышты. Үз чиратында, балалар хикәя турында хис-кичерешләре белән уртаклашты. Мондый акцияләр илебез үткәненең гароик битләре турында күбрәк белергә һәм Бөек Ватан сугышы турында хәтерне сакларга мөмкинлек бирә. |