«Пушкин картасы» буенча методик киңәшләр (18+)

13 сентябрь көнне ҮКС китапханәчеләре өчен  «Китапханәдә Пушкин картасы» дигән укыту семинары узды. Фикер алышу өчен төп мәсьәлә – «Пушкин картасы» программасы кысаларында шәһәр китапханәләре эше.

«ҮКС» МБУ директоры В.М. Гайнуллина 22 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләрне проектның уңай яклары турында хәбәрдар итү буенча эшчәнлекне активлаштыру бурычына басым ясады. 

Директор урынбасары Г.Д. Юстус Пушкин картасы буенча китапханә чаралары форматы, программада катнашу өчен яшьләрне җәлеп итү, урта һәм югары уку йортлары белән уртак эшне оештыру буенча киңәшләр бирде. 

Баш хисапчы Л.П. Батырова «Пушкин карта»сы буенча сатып алу һәм түләү кагыйдәләрен, Пушкин картасы буенча сатып алучыга акчаны кире кайтаруның барлык нечкәлекләрен тулырак итеп аңлатты. Шулай ук чара башланырга тәүлектән ким вакыт калган булса, билетны кире кайтару мөмкин түгеллеген искә төшерде. 

Автоматлаштыру бүлеге мөдире Р.Д. Салихова виртуаль картаны рәсмиләштерү тәртибен кыскача аңлатып китте. «Культура.РФ» порталындагы, «Госуслуги.Культура» кушымтасындагы, библиотека-челны.рф рәсми сайтындагы һәм «ВМузей» билет операторы сайтындагы  «Пушкин картасы» буенча чаралар афишасын күрсәтте.

Әңгәмә барышында «Пушкин картасы» буенча чараларны уздырганда килеп чыккан сораулар ачыкланды. Семинар вакытында хезмәткәрләр үзләренең смартфоннарына билетларны тикшерү өчен кушымта урнаштырды. 

Семинар «Пушкин картасы» китапханәләрдә проектын тормышка ашыру турында презентация белән үрелеп барды.

Поделиться: