«Мин цифрлы дөньяда яшим»: медиакалейдоскоп (12+)

29 март көнне 17 нче санлы китапханәдә «Мин цифрлы дөньяда яшим» дигән медиакалейдоскоп үтте.

Я живу …
IMG-20220322-WA0023
IMG-20220322-WA0022

Алып баручы цифрлы технологияләрнең роле һәм кеше тормышына тәэсире турында сөйләде. Балалар роботлар хезмәт күрсәтә торган заманча китапханәләр, акыллы җайланмалар турында мәгълүмат алды, «акыллы йорт» системасы эше турында белде, 3D, 4D китапларны карады, чынбарлыкның виртуаль дөньядан аермасы турында фикер алышты. Укучылар «Акыллы әйберләр», «Белгечләр», «Зыян һәм файда» бәйгеләрендә актив катнашты.

Чара азагында барысы бергә цифрлы технологияләр ул безнең киләчәгебез дигән нәтиҗә ясады.  Программалаштыру, ясалма интеллект, робот техникасы – безнең көнкүрешкә ныклап кереп киткән сүзләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: