«Герой йолдызы» мастер-классы (6+)

22 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Герой йолдызы» дигән балалар өчен бәйрәм мастер-классы узды. 
Балалар төрле төстәге кәгазьләрдән йолдызлар ясады, аларны, кабатланмас бизәкләр ясап, ялтыравыклар һәм тасмалар белән бизәде. Яшь китап сөючеләр бик мавыгып иҗат итте, үзара идеяләр белән уртаклашты һәм бер-берсен илһамландырды. Һәр бала үз «Герой йолызы»н булдырды һәм аны горурлык белән, бәйрәмгә әтисенә яки бабасына бүләк итәр өчен, өенә алып кайтып китте. 

лаплала
1
2
3
4
5

Мастер-класс балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, ә үзләрен зур тарихи вакыйганың бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирде. Ул бәйрәмнең әһәмияте һәм Ватанны саклаучыларне хөрмәтләү һәм данлауның никадәр мөһим булуы турында искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: