«Яшәгән ди, булган ди Кар Бабай» мастер-классы (6+)

24 гыйнварда Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китаплы яллар» проекты кысаларында Бөтендөнья кар бабайлар көненә багышланган «Яшәгән ди, булган ди Кар Бабай» дигән мастер-класс үтте.
Балалар Бөтендөнья кар бабай көне тарихы һәм кышның яраткан символы белән бәйле гореф-гадәтләр белән танышты. Алар кызыклы «Снеговик-почтальон» мультфильмын карады, ул онытылмас чын тылсым рухы тудырды. 

IMG20260124115149
IMG20260124131132
IMG20260124133025
IMG20260124121903
IMG_20260124_140208_967

Аннан соң яшь осталар төсле кәгазьдән үз мөлаем кар бабайларын ясады, аларны мамык белән бизәде. Балалар, фантазия һәи осталыкларын эшкә җигеп, иҗади эшкә актив кереште. 
Яшь кунаклар кышкы әкият рухына кереп чумды һәм китапханәдә якыннары белән вакытларын күңелле итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: