«Китап кыстыргычын үзебез ясыйбыз» мастер-классы (0+)

7 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Ерактагы патшалык» скверында узган ишегалды бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты һәм балалар, аларның әти-әниләре өчен «Китап кыстыргычын үзебез ясыйбыз» дигән мастер-класс әзерләде.

ывпвыпфывп
(1)IMG_0691
(2)IMG_0727
(3)IMG_0752
(4)IMG_0749
(5)IMG_0699
(6)IMG_0756

Китапханәче яшь китап сөючеләргә китаплар һәм дәреслекләр мәктәп укучыларының даими юлдашлары булуын, шунлыктан аларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искә төшерде. Балалар китап кыстыргычының мавыктыргыч тарихы турында сөйләгәнне тыңлады һәм аны ясауның төрле мөмкинлекләре белән танышты. Теләге булган һәркем оригами техникасында үзенең яраткан китабы өчен гади генә итеп ясала торган китап кыстыргычы әзерләп карады. Барысының да үзенчәлекле, матур һәм күңелле кул эшләнмәләре барлыкка килде. Яшь осталар үзләре ясаган китап кыстыргычларын мәктәп дәреслекләрендә кулланыр өчен өйләренә алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: