«Алма – коллажларда хыяллар» мастер-классы (6+)

20 август көнне 11 нче санлы китапханәдә журнал һәм газеталардан кисеп алынган иллюстрацияләр ярдәмендә коллаж ясау буенча мастер-класс үтте.
Коллаж – төрле материал кисәкләре һәм газета-журналлар, продуктларның каплары, тукымалар, буяулар һәм фотолар берләштереп ясалган композиция. Коллажны ясаганда сайлап тормыйча барысын да кисеп алырга һәм ябыштырырга да, билгеле бер тема буенча да ясарга мөмкин. Чөнки, беренче чиратта, коллаж – ул иҗади уен. Аның нинди булачагы авторның фантазиясенә генә бәйле.

првортявп
IMG-20240820-WA0013
IMG-20240820-WA0034

Иске журналлардан  коллаж әзерләү – мавыктыргыч эш!
Балалар газеталар, журналлар белән эшләде һәм коллаж ясау техникасына өйрәнде, Алма Спасын бәйрәм итү гореф-гадәтләре белән танышты. Барлык катнашучылар да коллаж ясаганда иҗади якын килде. Эшләр бик матур һәм кабатланмас килеп чыкты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: