Иҗат һәм илһам көненә «Мин – рәссам!» мастер-классы (6+)

18 гыйнвар көнне 3 нче санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында Иҗат һәм илһам көне уңаеннан «Мин – рәссам!» дигән мастер-класс узды.  Рәссамнар көне – ул профессионаллар һәм рәсем сәнгатен сөючеләр бәйрәме генә түгел. Иҗат кешедә тормышка куану һәм дөньяны ярату мөмкинлеген саклый, шунлыктан бу бәйрәм – барлык гүзәллек сөючеләр өчен.  
Китапханә хезмәткәрләре скандинваия гномы рәсемен ясау буенча мастер-класс уздырды. Чара башында балалар әлеге көннең тарихы белән танышты, танылган рәссамнарны искә төшерде, гномнар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде.

ваит
3ф. Мастер-класс «Я – художник!» ко Дню творчества и вдохновения (6 ) (2)
3ф. Мастер-класс «Я – художник!» ко Дню творчества и вдохновения (6 ) (3)
3ф. Мастер-класс «Я – художник!» ко Дню творчества и вдохновения (6 )

Эш өчен яшь рәссамнарга рәсем ясау өчен кәгазь, гади карандашлар, гуашь, пумалалар, су өчен стаканнар кирәк булды. Картиналар барлык балаларның да кабатланмас матур килеп чыкты. Нәтиҗәдә яшь кунаклар бик күп яхшы кәеф туплады!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: