«Татар халык баш киеме – калфак» мастер-классы (12+)

Еш кына мәгълүмати киңлектә калфак – татар хатын-кызларының милли баш киеме тирәсендә бәхәсләр кузгалып ала. Ул нинди зурлыкта һәм төстә булырга тиеш? Аны ничек дөрес итеп киеп йөрергә? 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре калфакның тарихын сөйләргә карар кылды һәм теләге булганнар өчен мастер-класс оештырды. Язгы каникуллар вакытында китапханәгә уртанчы сыйныф укучылары килде.  

13 ф. 31.03.2026 МК Татарский головной убор – калфак 2
13 ф. 31.03.2026 МК Татарский головной убор 3
13 ф. 31.03.2026 МК Татарский головной убор -калфак 4
13 ф. 31.03.2026 МК Татарский головной убор-калфак 1

Балалар вакытларын иҗат, музыка атмосферасында уздырды һәм татар хатын-кызлары баш киеме калфакны ясарга өйрәнде. Бу эштә фетр, атлас тасма, декоратив бау һәм ободок кулланылды. Калфаклар бик матур килеп чыкты.  Мастер-класста катнашучылар арасында малайлар да бар иде, алар үз әниләренә бүләккә калфаклар ясады. Мастер-класслар дәвам итә. Теләге булганнарның барысын да көтеп калабыз! Мастер-класска Пушкин картасы буенча да килергә була.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: