«Шундый төрле песиләр» мастер-классы (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 17 нче санлы китапханә хезмәткәре яшь укучылар өчен оригами техникасында «Шундый төрле песиләр» дигән мастер-класс үткәрде. 
1 мартта Россиядә песиләр көне билгеләп үтелә һәм бу көн иҗатка багышланды, анда без үз кулларыбыз белән шедевр-песиләр ясадык. Әлегә күпчелек кошлар юлда, шуңа күрә яз турында безгә мәчеләр сөйләр. 
Эш барышында балалар яраткан йорт хайваннары, аларның токымнары, песиләрнең кыргый туганнары турында әңгәмә корды. Алар шулай ук үз йомшак дуслары тормышыннан кызык вакыйгалар белән уртаклашты. Иҗат эше тәмамланганнан соң, өстәлдә төрле мәчеләр көтүе барлыкка килде, балалар «Яшәгән, ди, булган, ди, китапханәдә песикәйләр» исеме астында китапханәдә нәни песиләр тормышы һәм маҗаралары турында хикәя уйлап язарга тырышып карады. Очрашулар җылы дустанә рухта узды. 

17ф. Кошки1
17ф. Кошки2
17ф. Кошки3
17ф. Кошки4
17ф. Кошки5
17ф. Кошки

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: