«Зәвыклы бизәнү әйберсе – беләзек» мастер-класс (12+)

Җәй – ял итәр өчен, файдалы күнекмәләр алыр һәм буш вакытны дуслар белән уздыру өчен иң яхшы мөмкинлек.

13 ф. 07.08.2025 МК Стильное украшение браслет 2
13 ф. 07.08.2025 МК Стильное украшение-браслет 1
13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре китапханәдә балаларны һәм өлкәннәрне мастер-классларга бик шатланып каршы ала. «Пушкин картасы» проекты эшли башлаганнан бирле 3 ел эчендә китапханәдә узган мастер-классларда 250 дән артык бала – шәһәребезнең генә түгел, Татарстан һәм Россиянең башка шәһәрләре мәктәпләре, көллиятләре, техникумнары, вузлары укучылары булды. Ә 7 августта китапханәгә безнең шәһәрнең медицина көллиятенең 3 нче курсында укучы кызлар килде. Алар кызыл җептән «Кобра» үрүе белән зәвыклы бизәнү әйберләре – беләзекләр үрделәр, аларны коннектор һәм сәйләннәр белән бизәделәр. Китапханәче җепләрнең төсе, коннекторларның нинди булуы һәм аларның нинди мәгънәгә ия булуы турында сөйләде. Мастер-класс матур көйләр астында узды һәм дәрес медитатив булды. Беләзекләр бик матур килеп чыкты һәм кызларга шатлык китерде!
Барыгызны да безнең мастер-классларда көтеп калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: