«Хәтер символын үз кулларыбыз белән ясыйбыз»: мастер-класс (6+)

26 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, Җиңү көне якынлашканда, «Кызыл канәфер» акциясе старт алды һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Хәтер символын үз кулларыбыз белән ясыйбыз» дигән мастер-класс үткәрелде. 

символ
3
2
1
4

Канәфер Бөек Җиңүнең бер символы санала. Шуның өстенә, кызыл канәфер – батырлык, кыюлык, җиңүләр һәм сынауларны җиңеп чыгуны аңлата. Яшь китап сөючеләр үз куллары белән кәгазьдән халык хәтере һәм илне саклаучыларга рәхмәт белдерү символына әйләнгән кызыл канәферләр әзерләде. Балалар аларның шундый мәгънә алуы сәбәпләрен һәм ни өчен нәкъ менә шул чәчәкләрне бүләк итүләре турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: