«Йөрәкләр артык булмый» мастер-классы (0+)

9 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсе Изге Валентин көне якынлашканда зур «йөрәкләр» ясау буенча «Йөрәкләр артык булмый» дигән мастер-класс уздырды. 
Гашыйклар көне – төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан бәйрәме, бу кыю рәвештә мәхәббәт аңлатырга мөмкин булган гаҗәеп көн. Бу бәйрәмне билгеләп үтүчеләр яраткан һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар һәм йөрәк формасындагы махсус открыткалар, шигырьләр бүләк итә. 

мстеркласс асердцу
IMG-20240210-WA0010
IMG20240209174544
IMG20240209174556
IMG-20240210-WA0008

Балалар үз кулларың белән ясалган «йөрәк»кә күңел җылысы кушылуы турында белде. Алар тырышып һәм зур кызыксыну белән күңел биреп аерым детальләрне кисте, ябыштырды. 
Эшләр төрледән-төрле, әмма матур килеп чыкты. Яшь оста куллар, туганнары һәм яраткан кешеләрен сөендерер өчен, үз «йөрәкләрен» өйләренә алып кайтып киттеләр. Мастер-класс дустанә иҗат һәм илһам рухында узды. Бәйрәм кәефе булдыру бурычы бу көнне үтәлде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: