«Агач матрешканы бизәү» мастер-классы (0+)

8 сентябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Ерак-ерак патшалык» скверында ишегалды бәйрәме уздыруда актив катнашты һәм балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Агач матрешканы бизәү» дигән мастер-класс оештырды.
Китапханәчеләр җитәкчелеге астында балалар зур энтузиазм белән эәшкә тотынып, матур сувенирлар ясады. Гади генә агач эшләнмә кебек, әмма кунакларыбыз кулларында ул үзенә бер хакрактер алды. 

Главное фото 3

Кемдер чәчәкле яулыктан классик рус гүзәлен ясады, ә кемдер заманча детальләр өстәде. Төрле-төрле, кабатланмас образлар тууын күзәтү бик кызыклы булды. Чара кунаклары өчен мастер-класс рәсем ясау дәресе генә түгел, ә аралашу өчен чын киңлеккә әйләнде. Уртак өстәл артында гаиләдәге гореф-гадәтләр турында сөйләшүгә дә, иҗади киңәшләр алмашуга да, ихлас көлүгә дә урын табылды. Балалар бу шөгыль белән шул дәрәҗәдә мавыкты, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бу чын иҗат бәйрәме булды, анда һәркем үз фантазиясен эшкә җигә һәм актив катнаша алды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: