«Декоратив такталарны бизәү» мастер-классы (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Декоратив такталарны бизәү» мастер-классы уздырды. Чарада катнашучылар агач эшләнмәләрнең төрле төрләре белән танышты: аеруча акрил, майлы һәм сәнгати темпера күп сайлана. 

IMG_20261026_155025_448
IMG_20261026_155025_473

Майлы буяулар озаграк кибә һәм матуррак ялтырап тора, акрил тиз кибүе һәм төсмерләренең күплеге белән аерылып тора, аны еш кына яңа башлаучылар сайлый һәм гуашь урынына кулланалар.    Темпера йомшаграк, өслеккә яхшы ята һәм бәрхеткә охшаш. Пумала белән эш эстетик канәгатьлектән кала үрнәк буенча күчермәсен ясый белүне камилләштерергә ярдәм итә, төс һәм форманы кабул итүне, иҗади күзаллауларны, кул бармакларының кече моторикасын үстерә, пөхтәлек, игътибарлылык, түземлек тәрбияли. Укучылар гуашь сайлады һәм үз куллары белән бизәкле сувенирлар ясады: әйләнә-тирә мохит һәм хайваннар дөньясы тематикасында декоратив такталарны буяды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: