«Ромашка – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы» мастер-классы (6+)
8
Июль 2024
Дүшәмбе
8 июль көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен үткәрелүче «Ромашка – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы» дигән күңел ачу программасында катнашты. Бүген Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне китапханәчеләр ромашка ясау буенча мастер-класс уздырды, бу сары йөрәкле ак чәчәк рус халкында элек-электән мәхәббәт символы булып саналган. Баплалар кеше тормышында гаиләнең роле, изге Петр һәм Феврония – гаиләгә табынучылар турында белде. Катнашучылар биремне бик зур кызыксыну белән башкарды һәм истәлеккә фотога төште. |