«Ромашка – бәхет символы» мастер-классы (6+)

Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне якынлашканда, 14 нче санлы китапханәдә ромашка ясау буенча мастер-класс үтте. Ромашка тиккә генә бәйрәмнең символына әйләнмәгән: изге Петр һәм Феврония көнендә болын-кырларда ромашкалар чәчәк ата һәм электән бу кыр чәчәге мәхәббәт символы булып санала. 

прпрп
1.
2.
3.
4.
6.
7.

Мастер-класс башында балалар изге Петр һәм Феврония тормышы тарихын белде, илебездә әлеге бәйрәмне кайчаннан бирле билгеләп үтүләрен һәм ни өчен ромашка аның символына әйләнүен ачыклады. Алга таба китапханәче җитәкчелеге астында яшь катнашучылар, осталыкларын, фантазияләрен һәм мәхәббәтләрен эшкә җигеп, әниләренә бүләк итәр өчен үз куллары белән зур ромашка әзерләде. Нәкъ менә ромашка гаилә бәйрәмен популяр итә, чөнки илебездә бу чәчәкне мәхәббәт һәм игътибарлылык билгесе буларак бүләк итәләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: