«Ясалган тарих – видеоскрайбинг» мастер-классы. 1 нче өлеш (12+)

14 нче санлы балалар китапханәсендә күз күремен коррекцияләү мәктәбе укучылары өчен грант проекты кысаларында оештырылган ком белән рәсем ясау буенча мастер-класс узды.  
Ком белән рәсем ясау — ул уен аша балаларны укуга тартуның мавыктыргыч бер ысулы. Ком картиналары тудыру кече моториканы үстерү белән бергә, курку һәм борчылуларны бетерергә, киеренке уку көненнән соң ял итәргә ярдәм итә. 
Мастер-класс вакытында балалар ком белән рәсем ясауның төрле техникалары белән танышты: бармак, йодрык белән ясау, комны сибү ысулы һ.б. Алар комда кеше сурәтен, агачлар, чәчәкләр, таулар һ.б. ларны ясарга өйрәнде. Биремнәр көтелмәгән булды, һәр катнашучы үз фантазиясен эшкә җигә алды. 

Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 1
Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 2
Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 3
Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 4
Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 6
Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 7
Мастер-класс «Рисованная история – видеоскрайбинг» 1 часть 8

Волонтерлар укучыларга телефон өчен махсус кушымталар һәм компьютер программалары ярдәмендә аларның ком тарихларын чагылдыручы фотолардан видео ясау мөмкинлеген күрсәтте. Мастер-класста катнашучылар үзләре өчен мавыктыргыч һәм иҗади процесс ачты, ул мөстәкыйль рәвештә кызыклы видеолар әзерләргә дә мөмкинлек бирә. 

Комда рәсем ясау хис-кичерешләрне һәм кәефне белдерергә мөмкинлек бирүче мавыктыргыч шөгыль булып чыкты. Бармаклар комга тиюгә, ниндидер бер тылсым уяна. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: