«Рәсемдә ясалган тарих – видеоскрайбинг» мастер-классы.️ М. Метерлинкның «Синяя птица» әкияте буенча видеоролик (12+)

Грант проекты кысаларында 14 нче санлы китапханәдә Морис Метерлинкның «Синяя птица» әсәренә багышланган чара узды. Китапханәче балаларга авторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм аның «Синяя птица» китабы белән таныштырды. Укучылар персонажлар һәм әкиятнең мөһим урыннары турында актив фикер алышты, үз уй-кичерешләре белән уртаклашты. 
Һәр катнашучыга ком өстәлләрендә китап битләре буенча рәсем ясарга мөмкинлек тудырылды. Бу аларга үзләренең иҗвди сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. 

М. Метерлинка «Синяя птица» 1
М. Метерлинка «Синяя птица» 2
М. Метерлинка «Синяя птица» 3

Яшүсмерләр бик мавыгып рәсемнәр ясауда һәм видео төшерүдә катнашты, инициатива һәм креативлыкларын күрсәтте. Аларның күбесе китапның төп темаларына туры килгән дуслык, үзара ярдәм һәм тормышта тирән мәгънә эзләүнең никадәр мөһим булуын билгеләп үтте. Чара азагында алар әкияти бәян итү элементларыннан һәм үз сәнгать эшләреннән торган кыска видеоролик әзерләде. 
Әлеге чара балаларда күзаллау, сәнгати кабул итү һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте, катнашучыларда онытылмас кичерешләр һәм яңа идеяләр тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: