«Бәхет кошы» мастер-классы (6+)
13
Май 2024
Дүшәмбе
11 май көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Бөтендөнья күчмә кошлар көненә багышланган «Бәхет кошы» мастер-классы үтте. Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде һәм үзләре дә безнең якларда яшәүче күчмә кошлар турында сөйләде. Мастер-класста катнашучы Гыймаева Азалия Габдулла Тукайның «Кошларга» шигырен укыды, шуннан соң теләге булганнар иҗат эшенә тотынды. Кәгазь һәм төсле җепләрдән кызлар кошларны ясады, аларны төсле карандашлар белән буяды, фантазияләрен кушып һәм «Бәхет кошы» нинди булырга мөмкинлеген күзаллап, сөйләннәр һәм мәрҗәннәр белән бизәде. |