«Иң шәп әти өчен бүләк» мастер-классы (6+)

Әтиләр бәйрәмнәре рәсми рәвештә елына 2 тапкыр билгеләп үтелә. 15 июньдә (җәйнең өченче якшәмбесе) – Халыкара әтиләр көне һәм 19 октябрьдә (октябрьнең өченче якшәмбесе) Россиядә әтиләр көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм әтиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү һәм үз мәхәббәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп. 

13 ф. 16.10.2025 МК Подарок для суперпапы 2
13 ф. 16.10.2025 МК Подарок для суперпапы 3
13 ф. 16.10.2025 МК Подарок для суперпапы 5
13 ф. 16.10.2025 МК Подарок для суперпапы4
13 ф. 16.10.2025 МК Подарок для суперпапы 1

Мастер-класста катнашучылар Россиядә әтиләр көненең гореф-гадәтләре һәм тарихы турында мәгълүматны тыңлады һәм открытка-коллаж ясады, анда кемдер әтисе фотосын беркетә, ә кемдер йөзен ясый алды. Открытка каты ак кәгазьдә башкарылды, ә геройларның киемнәре якты матур буяулар белән буялды. Һәр катнашучы әтисенә теләкләрен язып куйды. Мондый бүләк әтиләрнең эш өстәлен яки теләсә кайсы бинадагы интерьерны бизәп торачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: