«Әтиемә бүләгем» мастер-классы (0+)
19
Февраль 2024
Дүшәмбе
18 февральдә, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, шәһәр үзәк китапханәсендә «Әтиемә бүләгем» дигән мастер-класс үткәрелде. Китапханәче нәни кунакларга Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы, безнең илдә аны ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Шуннан соң балалар әлеге патриотик көн белән бәйле сорауларга җавап бирде. Алга таба алар открыткалар ясау эшенә тотынды. Һәрберсенең оригами элементлары кертеп әзерләнгән кабатланмас матур открыткасы барлыкка килде, балалар аны бик тырышып һәм яратып башкарды.
|