«Әниемә бүләгем» мастер-классы (6+)

21 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Әниемә бүләгем» дигән мастер-класс узды. Әни – тормышыбыздагы иң мөһим кеше һәм безнең дустыбыз, яклаучыбыз, авыр минутларда киңәш бирүче һәм һәрвакыт, бар нәрсәдә дә аңа таяна алырлык укытучыбыз! Әниләр көне – иң күркәм, якты һәм көтеп алынган бәйрәм, бу көнне балалар үз әниләренә төрле бүләкләр бирергә ярата. 

апиравит
1732188604425
1732188751683
1732189281526

Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, чын күңелдән үз кулларың белән ясалганы! Китапханәче мастер-класска килгән балаларны үз куллары белән катыргы һәм төсле кәгазьләрдән бәйрәм открыткасы ясарга өйрәтте. Балалар аңа осталыкларын һәм түземлекләрен генә түгел, ә сәләтләрен, фантазияләрен һәм, әлбәттә инде, иң якын кешеләренә мәхәббәт хисләрен кушты. Мастер-класста катнашучылоар бик күп матур хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: