«Чиксез иҗат»: икенчел материалдан кул эшләнмәсе ясау буенча мастер-класс (6+)
25
Ноябрь 2021
Пәнҗешәмбе
24 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Эко стилендә тормыш» программасы кысаларында, «Чиксез иҗат» мастер-классы үтте. Чара башында китапханәче кәгазь, пластик савытларны, бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-саба һ.б.ларны икенчел куллану әйләнә-тирә мохиткә нинди файда китерүе турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук кайчы, чыбык һәм җилем белән эш вакытында куркынычсызлык техникасын искә төшерде. |