«Ком фантазияләре. Ком белән рәсем ясыйбыз» мастер-классы. «Тылсым дәресләре» ком белән рәсем ясау техникасы буенча китапларга күзәтү (6+)

14 нче санлы балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте теләктәшлек күрсәткән «Ком тамашасы: китапханәдә арт-терапия студиясе» проекты ярдәмендә яшь талантлар өчен чын могҗиза булды. 10-14 яшьлек балалар комда рәсем ясауның гаҗәеп дөньясына кереп чумды.  

МК Песочные фантазии. Рисуем песком 2
МК Песочные фантазии. Рисуем песком 3
МК Песочные фантазии. Рисуем песком 4
МК Песочные фантазии. Рисуем песком

Китапханә хезмәткәрләре җитәкчелеге астында балалар бармаклар белән салмак кына тиюдән алып йодрык белән ныклы хәрәкәтләр ясау һәм искиткеч комны сибүгә кадәр күптөрле техникаларны үзләштерде. Һәр катнашучы үзенең беренче ком эскизларын һәм скетчларын ясый алды, яктыртылган өстәлләрдә портретларны, мәһабәт тауларны, купшы агачларны, горур җәнлекләрне һәм диңгездә яшәүчеләрне җанландырды. Көтелмәгән иҗади биремнәр балаларга фантазияләрен эшкә җигәргә, комда яраткан китап геройлары образларын чагылдырырга мөмкинлек бирде. 
Комда рәсем ясау эше мавыктыргыч кына түгел, ә бик файдалы, дәвалау үзлегенә дә ия булды. Ул иҗади потенциал уятты, тынычлык һәм илһам хисе бүләк итте, уңай хис-кичерешләр тудырды.
Очрашу азагында, әлеге тылсымлы сәяхәтне дәвам итү өчен, китапханәчеләр, «Тылсым дәресләре» китапбын тәкъдим итеп, ком белән рәсем ясау техникасы буенча әдәбиятка күзәтү ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: