«Әниемә бүләк итәм!» открыткасы» мастер-классы (6+)

13 нче санлы китапханәдә бәйрәмнәр алдыннан балалар белән мастер-класслар уздыру яхшы гадәткә әйләнде. Чираттагы очрашу Әниләр көне алдыннан үтте. Балалар иҗат атмосферасына кереп чумды һәм үзләренең яраткан әниләре өчен үзенчәлекле һәм кабатланмас открытка ясады. Чөнки теләсә кайсы әнигә үзенә атап ясалган бүләкне алу бик күңелле. 

13 ф. 28.11.25 МК Открытка Я маме подарю 1 — копия
13 ф. 28.11.25 МК Открытка Я маме подарю 2 — копия
13 ф. 28.11.25 Открытка Я маме подарю 3 — копия
13 ф. 28.11.25 Открытка Я маме подарю 4 — копия
13 ф. 28.11.25 Открытка Я маме подарю 5 — копия
13 ф. 28.11.25 Открытка Я маме подарю 6 — копия
13 ф. 28.11.25 Открытка Я маме подарю 7 — копия

Эш өчен төсле катыргы кәгазьләр кулланылды. Открытканың төп элементы – төсле кәгазьдән яслган зур чәчәк. Открытканы балалар йөрәкчекләр белән бизәде һәм теләкләрен язып беркетте. Һәр открыткадан мәхәббәт хисе сизелеп торды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: