«Яңа ел чибәркәе»: мастер-класс (0+)
21
Декабрь 2021
Сишәмбе
Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен декоратив яңа ел чыршысы әзерләү буенча «Яңа ел чибәркәе» дигән мастер-класс узды. Балалар Яңа елга һәм Раштуа бәйрәменә чыршы бизәү гадәтенең килеп чыгу тарихын белде, Яңа ел темасына багышланган табышмакларны чиште. Шулай ук Яңа елны бәйрәм итү белән бәйле гаилә гореф-гадәтләре турында фикер алыштылар, һәм үз куллары белән катыргыдан һәм гофр кәгазьдән декоратив өстәл чыршысын ясадылар. Аны, сөйләннән тезелгән мәрҗәннәр һәм йолдызчык белән бизәп, чын-чынлап кыш чибәркәенә әйләндерделәр! Балалар ясаган эшләр һәрберсе үзенчәлекле, кабатланмас матур килеп чыкты. |