«Канатлы дусларыбыз»: мастер-класс (6+)

28 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә малайлар һәм кызлар өчен «Канатлы дусларыбыз» дигән мастер-класс узды. 

Мастер-класс
2
1

Балалар «Гаҗәеп кошлар» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм күчмә кошлар турында мәгълүмат алды. Җепләрдән кызылтүшнең декоратив сынын ясадылар. Кул эшләнмәсе өчен соры һәм кызыл төстәге җеп йомгаклары кулланылды, аларны билгеле бер ысул белән салып бардылар һәм кош формасы бирер өчен бәйләп куйдылар. Шуннан соң көрән төстәге катыргыдан ясалган томшык һәм декоратив күзләр ябыштырдылар. Балаларның кул эшләнмәләре матур һәм кабатланмас килеп чыкты.

Чара азагында балалар кошларны сакларга һәм канатлы дусларыбызны кайгыртырга кирәклеге турында нәтиҗә ясады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: