«Минем эко-сумка» мастер-классы (6+)

30 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә яшь укучылар – махсус хәрби операциясендә катнашучыларның балалары өчен «Минем эко-сумка» дигән мастер-класс узды. 
Балалар тукымага рәсем төшерү техникасын үзләштереп кенә калмады, ә әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләреннән өлеш кертү буларак, аксессуар да ясый алды. 
Мастер-класслар залындагы атмосфера сәнгать остаханәсен хәтерләтте. Өстәлләрдә шоперлар, тукыма өчен матур акрил буяулар, контурлар һәм рәсемнәр белән трафаретлар ята иде. 
Китапханәче җитәкчелеге астында балалар эскизларны тукымага төшерергә, төсләрне кушарга һәм контурлар белән эшләргә өйрәнде. Һәр баланың рәсем аша үз хисләрен белдерә алуына аерым игътибар бирелде. Кемдер бизәү өчен – күбәләкләр һәм чәчәкләр, кемдер – ярыш машинасы, ә кемдер чәчәкле алан һәм якты сары кояш рәсемен сайлады.

Поделиться: