«Әниемә бүләк әзерлим…»: мастер-класс (6+)

23 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә Халыкара әниләр көне алдыннан «Белдекле мәчедә кунакта» клубы әгъзаларын мастер-класска чакырды һәм аларга үз куллары белән йөрәк формасында үзенчәлекле котлау открыткасы ясарга тәкъдим итте. Чөнки бу бәйрәм – әниеңә мәхәббәт, ихтирам, рәхмәт хисләреңне белдерү өчен тагын бер сәбәп. 

Мамочке подарок ..
10ф. Мастер-класс «Мамочке подарок приготовлю я…».
10ф. Мастер-класс. За работой
10ф. Мастер-класс «Мамочке подарок приготовлю я…»
10ф. Наши сердечки

Чара башында китапханәче укучыларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән ана йөрәге турында гыйбрәтле хикәя, танылган шагыйрьләр язган әниләр турында шигырьләр тыңлады. 

Мастер-класста катнашучылар, кайчы, җилем һәм төсле кәгазьләр алып, китапханәче җитәкчелегендә кызыклы итеп бизәлгән открыткалар ясады. Балалар кисү, ябыштыру, эш өчен материаллар сайлау белән беррәттән иң кадерле, якын һәм яраткан әниләре турында әңгәмә алып барды. 

Балалар открыткаларны күңел җылысын салып ясады, һәрберсе яхшы кәеф белән кайтып китте, чөнки кулларында иң кадерле бүләк – әнисенә үз куллары белән ясаган йөрәкле открыткасы бар иде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: