«Әниемә кечкенә генә могҗиза» Мастер-класс (6+)

5 мартта 10 нчы санлы китапханәдә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс узды.

10ф. За работой
10ф. Мастер-класс лМаленькое чудо для любимой мамочки¬
10ф. Участники Мастер-класса лМаленькое чудо для любимой мамочки¬
10ф. Учимся творить

Барыбыз да 8 Март бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алабыз. Бу көнне бөтен хатын-кызларны котлыйлар, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр бирәләр. Үз кулларың белән ясалган открытка – яраткан әни һәм әбиләр өчен менә дигән бүләк, чөнки ул үзендә күңелнең бер өлешен һәм ярату хисен саклый.

Бәйрәм открыткасын балалар зур энтузиазм белән ясарга тотынды. Открытка өчен һәрвакыт кул астында ята торган әйберләр: кайчы, келәй, картон, төсле кәгазь һәм, әлбәттә, иҗади илһам кирәк булды.

Балалар чын күңелдән иҗат эшенә кереп чумып, вакытның ничек узганын сизми дә калды. Алар ясаган открыткалар бик матур һәм үзенчәлекле, кабатланмас килеп чыкты. Менә шулай итеп мастер-класста катнашучылар әниләре һәм әбиләренә матур бүләкләр әзерли алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: