«Китап ярдәмчесе» мастер-классы (6+)

11 февральдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс  үткәрде. Китап кыстыргычы китап укыганда бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Ул китапларны куллану культурасын тәрбияләүдә булыша.

14 фил. мастер-класс 4
14 фил. мастер-класс 2
14 фил. мастер-класс 1
14 фил. мастер-класс 3
14 фил. мастер-класс 5

Чара башында балалар китап кыстыргычы тарихын белде, күптөрле заманча китап кыстыргычлары һәм аларны ясаучылар, дөньяның танылган дизайнерлары белән танышты. Аннан соң барысы да эшкә тотынды. Оригами стилендә «Карандаш» китап кыстыргычы ясадылар. 
Ясау барышында мастер-класста катнашучылар иҗади сәләтләрен, хыялларын, күзаллауларын эшкә җикте. Үз куллары белән ясаган кыстыргычларны яшь осталар үз дәреслекләрендә һәм китапларында куллану өчен өйләренә алып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: