«Чәчәк түтәле һәм эскәмия өчен идеяләр»: мастер-класс (6+)

Җәй  – ул балаларга ял итәр өчен онытылмас чор, шулай ук иҗади идеяләр өчен иң кулай вакыт.  19 июль көнне уздырылган «Чәчәк түтәле һәм эскәмия өчен идеяләр» мастер-классы 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге укучыларын ишегалды мәйданчыгына җыйды. 

мастер-класс
фото идейки общая 07.2021
фото мастер класс Идейки

Китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә төрле төсле салфеткалардан үзенчәлекле чәчәкләр ясады. Балалар, гади салфеткаларны җиңел генә роза, хризантемаларга әверелдерергә мөмкин булуына инанды. Үз кулларың белән әзерләнгән кул эшләнмәсе дусларыңа менә дигән бүләк тә бит әле ул.
Китапханәче укучыларны кул эшләре турында язмалар урнаштырылган китап һәм журналлар белән таныштырды. Мастер-класста катнашучыларның барысы да үз эшләреннән канәгать калды һәм яңа идеяләрне, иҗат җимешләрен өйләренә алып кайтып китте. Менә шундый искитмәле матур чәчәкләр тудырды яшь китап сөюче дусларыбыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: