«Россия белән горурланам» мастер-классы (0+)
10
Июнь 2024
Дүшәмбе
10 июнь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Россия белән горурланам» уен программасында катнашты. Илебез 12 июнь көнне билгеләп түә торган Россия көне якынлашканда, китапханәчеләр иң төп символларның берсе – дәүләт байрагы макетын ясау буенча мастер-класс уздырды. Балалар байракның нинди формада булуын, аның төп төсләре һәм һәр төснең нәрсәне аңлатуы турында белде. Катнашучылар бик теләп биремне башкарды һәм истәлеккә фотога төште. |