«Тынычлык күгәрчене» мастер-классы (6+)

8 апрельдә, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ннән актив балалар укучылар өчен Бөек Җиңүнең бер символы буларак «Тынычлык күгәрчене» ясау буенча мастер-класс уздырды.

голубь
(1)IMG_6108
(3)IMG_6126
(4)IMG_6121
(5)IMG_6105
(6)20250408_111553
(2)20250408_112207

Балалар чарага килеп кенә калмады, ә оештыру һәм үткәрү эшендә чын ярдәмчеләр дә булды. Алар материалларны әзерләүдә актив булышты, катлаулы өрыннарда аңлатты һәм яхшы кәеф рухы тудырды. 
Чара барышында балалар күгәрченнең дөньядагы иң танылган символларның берсе булуы турында белде. Сугыш вакытында күгәрченнәр тугры рәвештә элемтәче буларак хезмәт куя һәм камалган кирмән гарнизоны өчен күгәрчен еш кына коткару өчен соңгы өмет һәм ярдәм сорап бердәнбер хәбәр бирү чарасы булып кала.
Укучылар үз куллары белән кәгазьдән Тынычлык һәм Мәрхәмәтлелек символлары булып саналучы ак күгәрченнәр ясады. Борынгы заманнарда ук күгәрчен уңдырышлылык, ә соңрак тынычлык символына да әйләнгән, бу кошлар изге һәм алла хәбәрчеләре дип саналган. Мастер-класс файдалы мәгълүматлар биреп кенә калмады, ә тынычлык һәм бердәмлекнең мөһимлеге турында искә төшергән илһам бирүче чарага да әйләнде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: