«Тынычлык күгәрчене» мастер-классы (6+)
12
Апрель 2024
Җомга
12 апрель көнне, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен Бөек Җиңү символларының берсе буларак «Тынычлык күгәрчене» мастер-классы уздырды. Яшь китап сөючеләр үз куллары белән төсле кәгазьдән матур открыткалар әзерләде, алар Җиңү көненә сугыш ветераннарына яхшы бүләк булды. |