«Чәчәкле алан» мастер-классы (6+)

12 сентябрьдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә «Чәчәкле алан» мастер-классы  узды.

IMG20260912125702
IMG20260912121839
IMG20260912123606
IMG20260912123610
Урамда болытлы һәм салкынча булса да, безнең иҗади остаханәбездә яз хакимлек итте, без Төрле төстәге букетлар көнен билгеләп үттек. Әлеге халыкара формаль булмаган бәйрәм чәчәк композицияләре ясау сәнгатенә багышланган. 
Балалар төсле кәгазьдән чәчәкләр ясады һәм аларны агач таякчыкларга беркетте. Әмма чәчәкләрне ясау һәм аларны бер бәйләмгә җыю — бу эшнең яртысы гына әле. Балалар чәчәк бәйләмнәрен махсус төргәккә төрде һәм тасма белән бәйләде, чөнки матур итеп ясалган төргәк чәчәкләр җыелмасын чын гөлләмәгә әверелдерә. 
Менә эш тәмам. Һәр чәчәк яратып эшләнгән. Һәр чәчәк бәйләмендә балалардан «Мин сине яратам», «Кайгыртуың өчен рәхмәт», «Син иң яхшысы» кебек чүзләр яшерелгән. Ә бу чәчәкләрне бүләккә алучы әни яки әбинең елмаюлы карашы бар хезмәтләр өчен иң яхшы бүләк булачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: