«Чәчәкле алан»: мастер-класс (6+)
23
Июнь 2021
Чәршәмбе
Июнь ае дәвамында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Чәчәкле алан» дип аталган мастер-класслар уздырды. Балалар, бик теләп һәм зур кызыксыну белән, төсле кәгазьләрнең гаҗәеп мөмкинлекләрен ачып салып, кәгазь тасмалардан үз «чәчәкле алан»нарын булдырды. Алар үз куллары белән озын һәм тар кәгазь тасмаларны спираль итеп бөтерде, шуннан соң аларны төрле формаларда ясады. Билгеле бер рәвештә әзер элементларны кушып, мастер-класста катнашучылар искиткеч матур чәчәк композициясе тудырды.
|