«Тылсымлы куллар могҗиза тудыра» мастер-классы (6+)

20 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Иң яхшы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Тылсымлы куллар могҗиза тудыра» исемле мастер-класс оештырылды.

4e7701e0-3ff4-4d77-b40f-1945330e4bf0
IMG_0043
IMG_0048
IMG_0052

Китапханәче белән берлектә балалар яраткан әниләре һәм әтиләренә бүләккә дип төсле кәгазьләрдән үзенчәлекле һәм кызыклы котлау открыткалары ясады. Якынлашып килүче бәйрәмнәр уңаеннан әзерләгән бу бүләкләрне балалар бик теләп һәм чын күңелдән, барлык хыялларын кушып, чиста-пөхтә итеп эшләде. Мастер-класста катнашучылар иҗади эшнең технологиясе белән кызыксынып, иҗат дөньясына чумды. Алар үзләре тудырган иҗат җимешләреннән рухи канәгатьлек алды. Эш процессы озаккарак сузылса да, нәтиҗәсе балаларны сөендерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: