«Дуслык касәсе» мастер-классы (6+)

Язгы каникуллар вакытында 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Дуслык касәсе» дигән мастер-класс уздырды.
Чара вакытларын кызыклы итеп уздырырга һәм күпмилләтле илебезнең халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында кхбрәк белергә теләүче балаларны җыйды.  

24ф. (3)2.04
24ф.2.04.26
24ф. (2)2.04

Программа ике өлештән торды. Башта катнашучылар мавыктыргыч викторинада үз белемнәрен сынап карады. Сораулар Россиянең Карелиядән алып Дагыстанга кадәр төрле милләт символлары һәм халык кәсепләре, көнкүреше, әкиятләренә кагылды.
Аннан соң иң иҗади өлеш башланды: һәркем касә рәвешендә гипстан әзерләнгән формалар алды. Хохлома, гжель, төньяк һәм кавказ кебек Россия бизәкләреннән илһам алып, яшь осталар акрил буяулар белән үз эшләрен бизәде. Чын-чынлап бәйрәмчә һәм күңелле чара булды: бер генә охшаш касә дә юк иде, аларның һәрберсендә үз колориты һәм тарихы саклана. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: