«Җиңү күкрәк тамгасы» мастер-классы (6+)

5 майда 10 нчы санлы балалар китапханәсе «Безнең йорт» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Җиңү көне якынлашканда балалар өчен «Георгий тамгасы» мастер-классы уздырды.
Чара башында китапханәче балаларны Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аның төсләренең мәгънәсе һәм Россия тарихындагы әһәмияте, шулай ук 2005 елдан бирле үткәрелүче «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе турында сөйләде. 

орпи
10ф. Мастер-класс «Брошь Победы».
10ф. Мастер-класс «Брошь Победы»
10ф. Мастер-класс «Брошь Победы»1
10ф. Мастер-класс «Брошь Победы». Участники мероприятия

Вәлиева Ю.Ф. җитәкчелеге астында («Квартал» җирле иҗтимагый үзидарәсе) һәр бала мөстәкыйль рәвештә үзенең уникаль күкрәк тамгасын ясый алды. Мәктәп укучылары эшләрен башкарганда тырышлык, осталыкларын күрсәтте. Һәрберсе, күңел җылысын биреп, үз Җиңү символын тудырды. 
Мастер-класс азагында һәр катнашучы үз куллары белән ясаган Георгий күкрәк тамгасын горурлык белән күрсәтте. Бу күкрәк тамгалары Җиңү көнен бәйрәм итүдә шәхсән катнашу символы һәм ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт билгесе булыр.  

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: