«Брошь. Георгий тасмасы» мастер-классы (6+)

8 апрельдә Җиңү бәйрәме якынлашканда 6 нчы санлы китапханәдә «Георгий тасмасы» дигән брошь ясау буенча мастер-класс узды. Алып баручы бишенче сыйныф укучыларына Җиңү көненең мәгънәсе һәм бәйрәмнең символлары турында сөйләде. Георгий тасмасы тарихына – аның килеп чыгышы, төсләре (ут һәм төтен) һәм ни өчен аның хәрби дан символына әйләнүенә аерым игътибар бирелде. Алып баручы георгий тасмасын тагып йөрү һәм ветераннар турында истәлекне саклауның әһәмиятенә басым ясады. 

IMG_20260408_100037_861
IMG_20260408_100631_320
IMG_20260408_101516_739
IMG_20260408_102231_105
IMG_20260408_105343_257

Аннан соң укучылар алып баручы җитәкчелеге астында үз брошьларын ясады. Эш барышында иҗади рух хакимлек итте: балалар бер-берсенә булышты, бизәү буенча идечләре белән уртаклашты һм кызыксынып кул эше техникасын үзләштерде. Мастер-класс уңышлы үтте. Балаларда тема җанлы кызыксыну уятты, алар атлас тасмалар белән эшләргә өйрәнде һәм үз куллары белән истәлекле сувенирлар ясады. Чара коллективның бердәмлегенә һәм бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләүдә ярдәм итте. 
Чара азагында балалар гимн башкарды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: