«Саклаучы беләзек» мастер-классы (12+)

4 гыйнвар көнне 3 нче санлы китапханәдә мастер-класс узды. Теләкләр беләзеге – ул хуҗасына тормыш авырлыкларын җиңү өчен көч бирүче, уңай энергия һәм эчке тынычлык тудыручы бизәнү әйберсе. Мондый теләкләр беләзеген могҗизаларга һәм үз уйларының көченә ышанучы һәркемгә үз куллары белән ясау бик яхшы. 

впытпт
Браслет оберег (2)
Браслет оберег (3)
Браслет оберег (4)
Браслет оберег

Кунаклар теләкләр беләзегенең барлыкка килү тарихы белән танышты, хыяллар тормышка ашуда кеше өчен аларның нинди роль уйнавы турында белде. Китапханәче мастер-классның үзенчәлекләре турында сөйләде һәм балалар кабатлап ясарга тиешле әзер бизәнү әйберсен күрсәтте. Иң башта катнашучылар билгеле бер «теләк» теләде. Адымлап беләзекне ясадылар. Тырышлыклары бушка китмәде, бик матур һәм кабатланмас беләзекләр килеп чыкты. 
Очрашу азагында балалар «теләкләр беләзеге»нең хыялларын чынга ашырырга ярдәм итүенә ышану-ышанмаулары турында фикерләре белән уртаклашты. Иҗади мастер-класста укучылар вакытларын күңелле итеп уздыру белән бергә үзләрнә яңа мавыктыргыч шөгыль дә үзләштерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: