«Әби бабай янәшәсендә» мастер-классы (0+)

28 сентябрь, көзге кояшлы көндә, Үзәк балалар модель китапханәсенең нәни укучылары үзләренең буш вакытларын яхшылык һәм ихтирам билгесе астында уздырды. Алар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Әби бабай янәшәсендә» дигән мастер-класс үтте. 
Балалар үзләренең әбиләре һәм бабайлары, аларны ни өчен яратулары һәм нинди уртак мавыгулары барлыгы турында сөйләде. Гаиләнең иң өлкән әгъзаларын котлар өчен,  балаларга открытка әзерләргә тәкъдим ителде. Әби һәм бабай сурәтләре төшерелгән төсле кәгазьдә кызлар һәм малайлар нокталы рәсем ясау – пуантилизм техникасында рәсем ясады.

цдб
figl4Au8yi8
qdNfkfySiok
Zeej1aBmfe8
ZGzwJ2bh7Dc
Балалар үзләренең нокталарын бик теләп чәчәкләргә һәм йөрәкләргә әверелдерде. Әлеге традицион булмаган рәсем ясау техникасы кечкенә укучыларыбызга авыр булмаган ысул белән кабатланмас бүләкләр ясарга мөмкинлек тудырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: