Мастер-класслар марафоны (6+)
23
Июнь 2022
Пәнҗешәмбе
Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре ай дәвамында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен мастер-класслар үткәрде. 800дән артык бала вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды, декоратив-гамәли сәнгатьнең яңа техникаларын үзләштерде. Чөнки үз кулларың белән ясаган эшләнмәләрдә рухи җылылык бар һәм ул туганнарны, якыннарны сөендерә, алга таба да иҗат итәр өчен этәргеч булып тора. Сезне дә мастер-классларга чакырабыз. |